Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында «Нико и мы» күргәзмәсе: 15 май 16:00 сәгатьтә

Халыклар Дуслыгы йортында «Нико и мы» күргәзмәсе: 15 май 16:00 сәгатьтә

admin 13.05.2018

Беркатлы (наив) сәнгать классигы Нико Пиросманиның 100 еллыгы истәлегенә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Нико и мы» күргәзмәсе ачылачак. Аны ТР Рәссамнар союзы булышлыгы белән Казан шәһәренең грузиннар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Нико Пиросманашвили (Пиросмани) — үзлектән ясарга өйрәнүче грузин рәссамы. Пиросмани иҗатында еш кабатланучы сюжет — бәйрәм яки табын күренеше. Алар я пейзажның бер өлеше, я мөстәкыйль әсәр предметы булып торалар. Рәссамның иҗатын Пабло Пикассо һәм рус авангартчылары югары бәяли торган булган.

4691920e-8139-4841-a4d9-937c297593fe

Күргәзмә 15 май көнне 16:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында ачылачак. Чарада грузин шәрабын татып карарга һәм милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак.

ТР Рәссамнар союзыннан оешманың рәисе Зөфәр Гыймаев, рәис урынбасары Альберт Шаабиев, сәнгать белгече Динә Әхмәтова, шулай ук рәссамнар Әлфрид Шәймәрдәнов һәм Виктор Тимофеев катнашачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Без бергә!» Татарстан Республикасы халыклары фестивале үтәчәк
Далее: Дарья Санникова: “Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар аш-сулары белән танышсын өчен, без милли ризыкларга өстенлек бирәбез”

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57