Әлеге проект икенче тапкыр оештырыла. Анда Чуашстан, Мари Эл һәм Татарстанның талантлы һәм үзешчән шагыйрьләре катнашачак.
Проектның генераль партнеры – «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы.
Чара Рус әдәби клубының Мари һәм Чуаш төбәкләре бүлеге, Гаилә тарихы үзәге һәм Биографик Интервью фонды, Талантлар университеты (Казан) булышлыгы һәм аларның вәкилләре катнашында уза.
Керү ирекле, башлана 14:00 сәгатьтә.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге