Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үтте

Халыклар Дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үтте

admin 11.04.2018

(11 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» әдәби кичәсе узды. (ФОТО)

 

Халыклар Дуслыгы йортының тамаша залында Роберт Миңнуллин туплаган картиналар күргәзмәсе оештырылган иде. Коллекциядә танылган рәссамнарның төрле стиль һәм жанрда иҗат иткән эшләре бар. Алар Роберт Миңнуллинга сүз остасына һәм татар халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт йөзеннән Россия шәһәрләрендә һәм берничә чит илдә бүләк ителгән.

Литературный вечер "Народы читают Роберта Миннуллина" (11.04.18)

Бәйрәмчә әдәби кичәнең кунакларын сәламләп, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов Роберт Миңнуллинның татар халкы, тулаем алганда Россия халыклары мәдәниятеүсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Роберт Миңнуллинның эшләре һәркемне балачактан (балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр), яшьүсмер чактан (мәхәббәт һәм җитлегү чоры турындагы шигырьләр) озатып бара, дип сөйләде ул.

Литературный вечер "Народы читают Роберта Миннуллина" (11.04.18)

Концерт программасында Роберт Миңнуллинның шигырьләре тәрҗемәләре төрле телдә яңгырады. Бу бәйрәм чарасы белән Instagram социаль челтәрендә оештырылган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» зур акциясенә йомгак ясалды. Акциядә бөтен дөнья буйлап төрле милләт вәкилләре катнашты.

Литературный вечер "Народы читают Роберта Миннуллина" (11.04.18)

Башкортостан, Чуашстан, Казахстан, Әзербайҗан, Төркия, Германия, Нигерия һәм башка илләр, төбәкләрдә яшүче Татарстан шагыйре иҗатын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр, сәнгать ителлигенциясе бер ай дәвамында үзләренең видеоэшләрен (Роберт Миңнуллин әсәрләре тәрҗемәсен туган телләрендә сөйләгән видеотасмалар) челтәрдә урнаштырганнар иде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57