Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинны юбилее белән котладылар

Халыклар дуслыгы йортында Роберт Миңнуллинны юбилее белән котладылар

admin 01.08.2018

(1 август 2008) Татарстанның Хаплыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасының Халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. (ФОТО)

Биредә Роберт Миңнуллинның шәхси коллекциясеннән алынган картиналар күргәзмәсе оештырылган иде, шулай ук авторның китаплары һәм җыентыклары да тәкъдим ителде.

Беренчеләрдән булып юбилярны Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре котладылар.

70-летие Роберта Миннуллина

Юбилярның депутатлык эшчәнлеген искә алып, Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде:

“Сез мәгариф, иҗтимагый сәясәт, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәсендәге закон проектларын эшләүгә зур өлеш керткән иң актив депутатларның берсе булдыгыз, — дип әйтелгән котлауда. — Күп еллар Сезнең контоль астында закон һәм норматив актлар текстларын рус һәм татар телләрендә идентификацияләү эше алып барылды».

70-летие Роберта Миннуллина

Роберт Миңнуллинның хәзерге татар әдәбияты үсешенә керткән өлешен дә искәртеп, Римма Ратникова шагыйрьгә хәзер дә дәвам иттерелүче иҗтимагый эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Юбилярны казах, кыргыз үзбәк һәм таджик милли-мәдәни автономиләре җитәкчеләре дә котладылар. Үзбәк автономиясе җитәкчесе Роберт Миңнуллинга Үзбәкстанда җитештерелгән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Көн дәвамында шагыйрьне якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре дә тәбрикләде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортының «Алтын» хореографик мәктәп-студиясе биючеләрне барлый
Далее: Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57