Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында шахмат турниры узды

Халыклар Дуслыгы йортында шахмат турниры узды

admin 31.01.2018

(31 гыйнвар 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында бишенче ел рәттән шахмат турниры үтте. Чара Татарстан Республикасының гарәп студентлары Союзы тарафыннан оештырылды. (ФОТО)

 

турнир
Турнир башланыр алдыннан катнашучылар алдында ТР гарәп студентлары Союзы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шафик чыгыш ясады:

«Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында инде ничәнче ел рәттән шахмат турниры уздырабыз. Ул чын мәгънәсендә оешмабызның традицион яарасына әверелде. Шахмат — һәр кеше өчен үзенчәлекле спорт төре. Бу уенга төрлечә карарга мөмкин: кем өчендер ул — сәнгать, ә мантыйкны үз итүчеләр өчен ул — төгәл анализ, өченчеләр өчен ул, иң беренче чиратта, көрәш, тәвәкәллек, азарт. Әлеге шахмат турнирын оештыруда булышкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Катнашучыларга уңышлар, әйбәт партияләр телим, ә тамашачылар бу уеннан ләззәт алырлар дип ышанып калам».

Турнирда төрле Гарәп илләре вәкилләре булган 14 шахматчы, шулай ук тәүге тапкыр гарәп студентлары Союзы вәкилләренең балалары катнашы.

турнир

Чара ахырында ТР гарәп студентлары Союзы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шафик турнирда җиңү яулаган өч шахматчыга дипломнар тапшырды. Беренче урынны Ажиб майн, икенче урынны Альбавели Усама һәм өченче урынны Мохамед Досуги яулады.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында төрки кино фестиваленә әзерлек буенча киңәшмә узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57