Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында шигърият халыкларны берләштерәчәк

Халыклар Дуслыгы йортында шигърият халыкларны берләштерәчәк

admin 09.04.2018

(9 апрель 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасы халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшьлеге уңаеннан «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» дип исемләнгән әдәби чара үтәчәк.

Әлеге чара Instagram социаль челтәрендә барган «Халыклар Роберт Миңнуллинны укый» зур акциясенә йомгак ясау булачак. Бу акциядә бөтен дөнья буйлап төрле милләт вәкилләре катнашты. Башкортостан, Чуашстан, Казахстан, Әзербайҗан, Төркия, Германия, Нигерия һәм башка илләр, төбәкләрдә яшүче Татарстан шагыйре иҗатын үз итүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр, сәнгать ителлигенциясе бер ай дәвамында үзләренең видеоэшләрен (Роберт Миңнуллин әсәрләре тәрҗемәсен туган телләрендә сөйләгән видеотасмалар) челтәрдә урнаштырдылар.

Әдәби кичә башланыр алдыннан шагыйрьнең шәхси архивы күргәзмәсе эшләячәк. Ә төп программа кысаларында шагыйрь әсәрләренең төрле телдәге тәрҗемәләре яңгыраячак, «Халыкларны берләштерүдә Роберт Миңнуллин иҗатының роле» фәнни чыгышы ясалачак, Татарстан халыклары Ассамблеясе активистлары һәм Вахитов районының №27 Гимназиясе укучылары иҗади номерлары тәкъдим ителәчәк.

Әдәби чара 11 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар дуслыгы йортында Дөньякүләм мәдәният көне үтәчәк: 16 апрель 12:00 сәгатьтә
Далее: Эчке эшләр министрлыгы Мәдәният үзәге оркестры Халыклар Дуслыгы йортында чыгы ясаячак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57