Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында Совет чоры солдатларының көнкүреше турына сөйләделәр

Халыклар дуслыгы йортында Совет чоры солдатларының көнкүреше турына сөйләделәр

admin 15.03.2020

(15 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Бөек Ватан сугышы вакытындагы совет солдатлары көнкүреше темасына лекция-презентация узды. (ФОТО)

Аны ТР Милли музеенең фәнни реконструкция бүлеге мөдире, «Витязь» хәрби-тарихи клуб җитәкчесе Владислав Хабаров алып барды. Чара Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе оештыручы «Дәхшәтле сугыш безнең хәтердә» проекты кысаларында үтте.

IMG_8135

Балалар Бөек Ватан сугышы чорындагы Кызыл Армия эшче-крестьян сугышчыларының чын униформа, корал, саклану чаралары һәм көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Моннан тыш сугыш барышында сушышчыларның униформа һәм коралларын алыштыру һәм үзгәртү, көнкүреш авырлыклар турында белделәр.

IMG_8150

Соңыннан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, лекция-презентациядә тәкъдим ителгән әйберләрне тотып карый һәм алар белән фотога төшә алдылар.

Чара Бөек Ватан сугышы Җидүенә 75 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан оештырылды. Аның төп максаты – якшәмбе мәктәбе укучыларына аларның сугышта катнашкан бабалары тормышын башка яктан күрсәтү иде, дип әйтте оештыручылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57