Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы Йортында татар телендә республикакүләм ШТК уеннары узды

Халыклар дуслыгы Йортында татар телендә республикакүләм ШТК уеннары узды

admin 29.03.2017

(29 март, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында мәктәп укучылары арасында татар телендәге республикакүләм ШТК уеннары узды. Уеннар фестиваль форматында оештырылган иде, анда 8 команда катнашты. Шуларның берсе Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунаклар иде.

IMG_8626

Мәктәп укучылары арасындагы әлеге татар телендәге республикакүләм «Шаяннар Тапкырлар Клубы» уеннары инде 7 нче ел рәттән оештырыла. Оешманың җитәкчесе Гаяз Гыйльманов.

«Бу сезон алдагыларыннан аерылып тора, чөнки без студентлар форматына күчтек, — дип сөйләде яшь җитәкче. — Моңа кадәр уеннарны сентябрь-май аралыгында оештыра идек. Соңыннан аңладык, балалар җәй айларында тик ятмасыннар өчен уеннарның вакытын күчерергә кирәк — гыйнвар-декабрь аралыгына. Ягьни, сезонны яңа уку еллыннан түгел, ә яңа ел башыннан ачып җибәрү».

07ES-FtvFVk

«Шаяннар Тапкырлар Клубы» катнашучылары — татар телендә әйбәт сөйләшкән яки аны өйрәнергә теләгән балалар. Алар әйтүләренчә, сәхнәдә бу максатка ирешү күпкә җиңелерәк.

Командалар «Визит карточкасы» конкурсында көч сынаштылар. Көлкеле хәлләр, мәзәк-шаяртулар төле булды, чөнки оештыручылар катнашучыларны билгеле бер тема белән чикләмәгәннәр.

«Безнең лига үз атмосферасы белән аерылып тора. «Шаяннар Тапкырлар Клубы» 7 ел аралыгында үз тамашачысын булдырды. Балалар үзләре, әти-әниләре һәм, әлбәттә, татар эстрадасы «йолдызлары» турында шаярталар», —  дип сөйләде Гаяз Гыйльманов.

IMG_8640

Үз чыгышлары вакытында командалар туган телләрендә дөрес һәм матур сөйләштеләр. 8 команда гран-при өчен берничә номинациядә көч сынашты. Ә уен фестиваль форматында узганга күрә иң мөһиме нәтиҗә түгел, ә катнашу.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57