(12 октябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йорты «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең Казан зона сайлап алу турын кабул итте. 40тан артык коллектив һәм аерым башкаручы гала-концертта чыгыш ясарга лаеклы булуын исбатларга тырышты. (ФОТО)
Татарстан халыклары Ассамблеясына караган милли-мәдәни автономияләр вәкилләре белән беррәттән әлеге зона сайлап алу турында Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Биектау районыннан килгән коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты. Аларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.
Татарстан буенча үткән барлык зона сайлап алу турларында җиңү яулаучылар 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында үтәчәк «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең гала-концертында катнаша алачак.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге