Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан халыклары әкиятләрен тәкъдим итәчәкләр

Халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан халыклары әкиятләрен тәкъдим итәчәкләр

admin 30.11.2016

(30 ноябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» («Сказки народов Татарстана») исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак.

Әлеге басма Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чараларының Федераль агетлыгы булышлыгы белән «Россия мәдәниты (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Татар китап нәшрияты тарафыннан чыгарылды. Тиражны — 2000 экземпляр. Басманы тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәмсетдинов, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты вәкилләре катнашачак.

Иллюстрацияләр белән бизәлгән «Татарстан халыклары әкиятләре» («Сказки народов Татарстана») китабының үзенчәлеге анда Татарстан Республикасында яшәүче халыклар фольклорының иң әйбәт үрнәкләре күрсәтелүдә. Басма үз эченә 37 әкиятне алган. Һәр әкият төрле халыкларның милли үзенчәлеген ачып бирүче матур һәм төсле рәсемнәр белән баетылган.

Әлеге китапта Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән милли-мәдәни автономияләрнең җитәкчеләре тәкъдим иткән халык авыз иҗаты үрнәкләре тупланган: әзербайҗан, гәрәп, әрмән, ассирия, әфганстан, башкорт, белорус, бурят, вьетнам, грек, грузин, дагыстан, яһүд, һинд, казах, кыргыз, корея, лезгин, мари, месхетин, мордва, немец, осетин, рус, сирия, таджик, татар, төрек, төркмән, удмурт, үзбәк, украин, чечен, чуаш әкиятләре.

Иллюстрацияләр Рушан Шәмсетдинов, Алсу Тимергалина, Айсылу Гәрипова, Булат Гыйльванов, Светлана Ибрагыймова, Фәридә Ризаева һәм Илдус Азимов тарафыннан эшләнелгән.

Басманы тәкъдим итү чарасы 2 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә башланачак.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57