(8 май 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Телләр күп, Җиңү — бер!» исеме астында күргәзмә ачылу тантанасы узды. Анда Советлар Союзы халыклары телләрендә Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары, листовкалар һәм газеталары тәкъдим ителгән.
Күргәзмәне ачу тантанасында милли-мәдәни автономияләр, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың ветераннар хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Ачылу тантанасы прологтан башланды, анда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты активистлары хәрби ант бирүне сәхнәләштерделәр. Ант тексты рус, татар, таҗик һәм әрмән телләрендә укылды. Ватанга тугрылык һәм ант күргәзмәнең төп темаларыннан берсе булды. Аерым алганда, күпләр өчен яңа хәрби хезмәткә алынучыларның антларын туган телләрендә әйтүләре яңалык булды. Бүгенге көндә Урта Азия һәм Кавказ союз республикалары халыклары телләрендә, шулай ук РСФСР республикалары — татар һәм башкорт телләрендә ант текстлары билгеле.
Күргәзмә ачылышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул әти-бабаларының батырлыкларын һәм үз-үзләрен корбан итүен онытмаска, аларның батырлыкларын буыннарда сакларга өндәде. Ул шулай ук күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Шул вакытта (сугыш вакытында — иск.) беркем дә, син нинди милләттән, нинди диннән, дигән сорау күтәрмәде. Барысы да Ватаныбызны саклауга һәм дөньяны дошманлык көченнән коткаруга бердәм сафта бастылар… Ул чакта беркем дә синең татармы, чуашмы, мордвинмы, үзбәкме, таҗикмы, грузинмы, әрмәнме икәнең турында уйламаган… Барысы да бу сугышның безгә тагылганлыгын, барыбыз да илебезнең, халкыбызның киләчәген саклап калу өчен җиңәргә тиешлегебезне аңлады», — диде ул.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, Җиңү көне һәр елны төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Ул күргәзмә идеясе ничек тууы, материаллар җыю тарихы турында сөйләде һәм аны булдыруда һәм рәсмиләштерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ул 9 майга Халыклар дуслыгы йортында төрле күргәзмәләр оештыра башлаган кеше — бер ел элек бакыйлыкка күчкән Алексей Григорьевич фон Эссенны искә алырга тәкъдим итте. Шулай ук ул уникаль экспозиция белән Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында кызыксынулары һәм аны Мәскәүдә үткәрү тәкъдиме булуы турында сөйләде.
«Телләр күп, Җиңү — бер!» проекты Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Күргәзмә үз эшен Дуслык йортында 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә керү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге