Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында төрки кино фестиваленә әзерлек буенча киңәшмә узды

Халыклар Дуслыгы йортында төрки кино фестиваленә әзерлек буенча киңәшмә узды

admin 01.02.2018

(1 февраль 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында төрки илләр кинематографистлары катнашында узачак төрки кино фестивален оештыру буенча киңәшмә узды.

Фестиваль 21-25 март көннәрендә «Мир» кинотеатрында узачак дип көтелә. Чарада Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркия, Россия, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан илләре вәкилләре катнашачак. Фестивальне оештыру идеясе белән «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова чыккан.

IMG_8709

«Фестивальне уздыру максатында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортын хезмәттәшлек итәргә чакырам. Яз бәйрәме «Нәүрүз»не уздырган вакытта бергәләп төрки илләр вәкилләре белән иҗади очрашулар оештырырга тәкъдим итәм. Фестиваль кысаларында 10 фильм каралачак, аларның һәрберсе көнгә ике тапкыр күрсәтеләчәк дип фаразлана. Фильмнар туган телдәге субтитрлар белән рус телендә күрсәтеләчәк. Төп максатыбыз – төрки телле фильмнарны күрсәтү һәм карауны Россиядә генә түгел, ә СНГ илләрендә дә киңәйтү һәм үстерү», — дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов төрки кино фестивален «Нәүрүз» бәйрәме белән бер вакытта уздыру идеясен хуплады. Үз чиратында фестиваль ачылышы көнендә кунакларны милли киемнәрдән каршы алырга һәм туган телләрдә сәламләргә тәкъдим итте.

IMG_8697

«Төрки телле фильмнарны Казанда гына түгел, ә Татарстан районнарында да күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Бу җирлекләрдә яшәүче халыкларга үз туган телләрендә кино карау мөмкинлеге тудырачак», — дип сөйләде ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында шахмат турниры узды
Далее: Казанның Россия Ислам институтында татар теле дәресләре укытыла башлады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57