(14 февраль, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Самавыр: төрек, татар һәм русларның чәй эчү йоласы» исемле мастер-класс үтте. Әлеге чараны Халыклар Дуслыгы Йорты булышлыгы белән Юныс Эпре исемендәге институт һәм Төркия Республикасының Казандагы баш консуллыгы тарафыннан оештырылды.
Берәүләр өчен чәй эчү — гаилә әгъзалары белән җыелып сөйләшеп утыру өчен бер дигән сәбәп, икенчеләр өчен – барлык мәшәкатьләрне читкә куеп, ял итү. Кытай һәм Англиядә чәй эчү йолалары дөньяда иң камилләшкәннәрдән санала икән.
Университет профессоры Мармара Кемалеттин Кузуджу (Төркия) мастер-класста үз илендә чәйне ничек эчүләре турында сөйләде. Ә КФУ доценты Руслан Бушков татар һәм русларның чәй эчү йоласы үзенчәлекләре белән таныштырды:
«Татарларда чәй эчү йоласы борынгыдан килә. Аның бик кызыклыларын мин татар классиклары Утыз Имәни һәм Каюм Насыйри әсәрләреннән тупладым. Мисалга, татарларда чәй эчү вакытында авыз ителүче тәм-томнарның тулы системасы бар. Сөттән пешерелгән ризыкларның бик оригиналь рецептлары билгеле. Тагын бер кызыклы факт, бездә сөт чәйнең үзенә салынса, инглизләрдә чәйне сөткә салалар. Моннан тыш, дару үләннәре кушу гадәте татарларда бик киң җәелгән».
19 гасырда татарларның чәй эчү йоласы турында Казан чәк-чәк музее хезмәткәрләре сөйләде.
Мастер-класс кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, фән һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре бар иде.
«Сакура» үзәге директоры Асия Садыкова япон халкының чәй эчү традицияләре белән бүлеште:
«Көньчыгышта чәй эчү йоласы — ул аралашу йоласы. Анда, мисалга, традицияләр климат үзенчәлегенә карап барлыкка килгәннәр. Бик эссе вакытта тизрәк сусауны басасы килә. Төрек чәен махсус лалә чәчәге формасында ясалган бокалларга салып эчәләр. Андый бокал чәйне тизрәк суыта. Төрекнекенә әзербайҗан йолалары бик охшаш. Ә менә татарлар борынгы заманда чәйне японнар кебек яшел үләннәрдән (мәтрүшкә һәм мелисса) ясап эчкәннәр. Ләкин традицион япон чәе бик ачы, шуңа күрә аны бик аз микдарда эчәләр».
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге