Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында Төрки дөнья кино ассоцияциясе президиумы җыелды

Халыклар Дуслыгы йортында Төрки дөнья кино ассоцияциясе президиумы җыелды

admin 21.03.2018

(21 март 2018) Беренче Халыкара төрки кино фестивале ачылышы алдыннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Төрки дөнья кино ассоциациясе президиумы утырышы узды. (ФОТО)

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Беренче фестивальне уздыру урыны итеп нәкъ менә Татарстанны сайлаулары өчен ул Ассоциация президиумы әгъзаларына рәхмәтен белдерде һәм Казанның Халыкара мөселман киносы фестивале буенча таныш икәнен билгеләп үтте.

Заседание Исполкома Ассоциации кино тюркского мира (21.03.18)

«Халыкара төрки дөнья фестиваленең бүген, барлык төрки халыклар Нәүрүз — яз башлануны бәйрәм иткән көнне ачылуы символик мәгънәгә ия, — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. — Ә кинофорум оештыручылары республикабызда яшәүче дистәләгән милли диаспоралар вәкилләре өчен туган йорт булып торучы Халыклар Дуслыгы йортында җыелды. Татарстан 173 милләт һәм этник группаның дуслыгы мисалы булып тора, ә Казан төрле мәдәният, халык һәм диннең тәэсирләшү урыны булып танлыган. Без халыклар арасындагы тарихи яктан урнашкан толерантлык һәм дуслык традицияләре белән горурланабыз».

«Республикабызның Төрки дөнья кино ассоцияциясе өчен лаеклы партнер булачагында шигебез юк. Ә беренче фестиваль төрки дөнья илләре һәм Россия төбәкләрендә киноиҗат үсешенә этәргеч бирәчәк», — дип өстәде ул.

Заседание Исполкома Ассоциации кино тюркского мира (21.03.18)

Төрки дөнья кино ассоциациясе генераль директоры Мендерес Демир (Төркия) бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм кунакчыл атмосфера өчен Татарстан җитәкчеләре һәм халкына рәхмәтен җиткерде.

Әзербайҗан кинорежиссеры Октай Мир-Касым үз чыгышында татарстанлы киноматограф киноиҗат дөньясында лаеклы урын алачагына ышанычын белдерде. Аның фикеренчә, икътисади үсештә әйбәт уңышларга ирешкән республика кинода да отачак.

Заседание Исполкома Ассоциации кино тюркского мира (21.03.18)

Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнаштылар.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Дуслык йорты мәдәният министрлыгы карамагына күчте
Далее: Казанга төрки дөньяның танылган кинематографистлары җыелды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57