(8 апрель, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты «Тоталь диктант» акциясен уздыручы Казанагы 18 мәйданның берсе булып хезмәт итте. Халыклар дуслыгы Йорты бинасының 4 бүлмәсендә 200дән артык кеше диктант яза алды. (ФОТО) (ВИДЕО)
Быел тоталь диктант өчен текстны язучы Леонид Юзефович иҗат иткән. Барлыгы өч текст: автор өчен якын булган шәһәрләр һәм елгалар турында. Казанда Улан-Уде шәһәре һәм Селенга елгасы турында текст яздылар.
Акциянең актив катнашучылары Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре булды. Волонтерлар сыйфатында алар катнашучыларны теркәделәр һәм диктант язу барышын күзәтеп тордылар. Тоталь диктантны оештыруда улай ук Казан шәһәренең рус милли-мәдәни берләшмәсе катнашты. Берләшмә язылган диктантларны тикшерүче филологларның бер өлешен туплада булышлык күрсәтте.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының дүрт аудиторисендә түбәндәге спикерлар эшләде:
- Танылган телевизион алып баручы Мария Веденеева;
- Популяр телевизион алып баручы, Казан шәһәренең рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская;
- Казан шәһәренең «Сәламәтлек, спорт һәм мәдәният» җәмгыять берләшмәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Гром;
- Совет районының Мәгариф идарәсе укыту-методик секторы мөдире, №15 ура гомум белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы, Казан шәһәренең рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзасы Лариса Сомова.
«Бик кызыклы текст! — дип уртаклашты үз фикере белән акциядә катнашучы Бөек Британиядән килгән студент Адам Лентон. — Катлаулы булды, әлбәттә, кайбер сүзләр бөтенләй таныш түгел иде, мисалга, «старообрядцы». Әмма мин үземне тикшерә алуым белән бик канәгать, шуңа да тизрәк нәтиҗәне беләсем килә».
Тоталь диктантның нәтҗәләре 12 апрельдә акциянең рәсми сайтында эленәчәк.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының мәгълүмат үзәге