Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында үткән «Тоталь диктант» акциясендә 150дән артык кеше катнашты

Халыклар Дуслыгы йортында үткән «Тоталь диктант» акциясендә 150дән артык кеше катнашты

admin 14.04.2018

(14 апрель 2018) Башка мәйданчыклар белән беррәттән Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында да «Тоталь диктант — 2018» акциясе узды. Биредә чит ил студентлары белән берлектә 150дән артык кеше катнашты. (ФОТО)

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Чит ил студенталры өчен 9 сорау һәм диктант текстын (акция катнашучылары язган төп текстның кыскартылган варианты) үз эченә алган махсус Trud тест оештырылган иде. Алар өчен текстны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров укыды. Биредә Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таджикистан һәм Нигериядән килгән студентлар катнашты. Алар диктантның җиңел булуын һәм икенче юлы тулы текстны язып карау теләге тууын әйтте.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Калган өч аудиториядә ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, БИМ-радио баш мөһәррире һәм алып баручысы Валерия Бутрова һәм филолог Оксана Семко диктор булдылар.

«Әлеге диктант миндә зур тәэсирләр калдырды, мондый чараларны ештак оештырырга кирәк. Халыкның грамоталыгын тотрыклы итәргә кирәк. Югары белем иясе булуыма карамастан, минем өчен диктант катлаулы булды, чөнки белемнәр акрынлап тоныклана. Шуңа күрә үз алдыма ел саен мондый тикшерү үтәргә кирәк дигән максат куйдым. Чараны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. «Тоталь диктант» кешеләрне тагын да культуралы һәм мәгърифәтле итәр дип ышанам», — дип сөйләде акциядә катнашучы Тимофей Тараканов.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Быелгы «Тоталь диктант» авторы — тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яһина. Текст авторның немец колониясенең Идел буендагы томышына багышланган  «Дети мои» дип исемләнгән яңа романыннан алынган өзекләрдән төзелгән.

Тотальный диктант 2018 (14.04.18)

Татарстан буйлап диктантны 26 муниципаль берәмлектәге ярты йөздән артык мәйданчыкта яздылар. Бу күрсәткеч белән республика акциядә чираттагы рекордын куйды.

Акциянең нәтиҗәләре 18 апрельдән соң «Тоталь диктант»ның рәсми сайтында эленәчәк.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Тоталь диктант» үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында барлык урыннар да тулы
Далее: Татарстан халыкларының балалар уеннары видеохрестоматиясе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57