(18 гыйнвар 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Василий Коханскийның агач һәм таш элементларыннан ясалган скульптура-мозаикалары, шулай ук сәнгать картиналары үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)
Күргәзмә останың ассистенты һәм укучысы Степан Юрьев тарафыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме һәм Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Фиринат Халиков, рәссам Елена Баймяшкина булышлыгы белән оештырылды.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге күргәзмәне оештыру идеясе күптән барлыкка килгән. Коллекция 10 ел дәвамында тудырылган, һәм бер эш тә автор тарафыннан сатылмаган.
Күргәзмә 8 нче февральгә кадәр эшләячәк. 25 һәм 29 гыйнвар көннәрендә 10:00 сәгатьтән, 8 февраль көнне 16:00 сәгатьтән автор теләгән һәркем өчен икешәр сәгатьлек очрашу оештырачак.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге