Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы йортында ветераннарны котладылар

Халыклар дуслыгы йортында ветераннарны котладылар

admin 26.02.2020

(26 февраль 2020) Татарстан Республикасының сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары, «Боевая слава» һәм «Боевые подруги» клублары әгъзалары, шулай ук яшьләр катнашындагы тантаналы җыелыш Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышы җиңүенә 75 ел тулу уңаеннан үтте. (ФОТО)

 

Собрание клуба "Боевая слава" (26.02.20)

Тантанада Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, шулай ук тантаналы рәвештә Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы чыгарылды. Җыелышны ачып, Татарстан ветераннар Советы рәисе Әхәт Юлашев катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Собрание клуба "Боевая слава" (26.02.20)

«Халкыбыз һәрвакыт үз сакчылары белән горурланды. Полтава, Бородино, Сталинград һәм башка легендар сугыш һәм көрәш геройлары туган җирләре өчен үлгәнче каршы тордылар, тарихта кат-кат үз үҗәтлек, гайрәт, рухи көч һәм батырлыклары белән Россиянең язмышын хәл иттеләр», — дип сөйләде ул.

Үз чыгышында Әхәт Юлашев төрле халык вәкилләре булган Бөек Ватан сугышы геройларын да искә алды: Петр Гаврилов, Виктор Григорьев, Гани Сафиуллин, Борис Кузнецов, Сабир Ахтямов.

Собрание клуба "Боевая слава" (26.02.20)

Тантананы Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин дәвам итте. Ул да тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Чара бәйрәм концерт программасы белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57