Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар Дуслыгы йортында «Язгы тавышлар» дип исемләнгән күпмилләтле концерт узды

Халыклар Дуслыгы йортында «Язгы тавышлар» дип исемләнгән күпмилләтле концерт узды

admin 03.03.2018

(3 март 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең вокал бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Язгы тавышлар» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. (ФОТО)

Концертта төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен тәмамлаучылар да, әлеге вакытта анда укучы балалар да бар иде.

Концерт "Весенние голоса" (03.03.18)

Мәктәпнең вокал бүлеге җитәкчесе, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Фәнилә Хәбирова сүзләренә караганда, әлеге концертны оештыручылар алдында җылы язгы атмосфера тудыру максаты куелган иде. Вокаль коллективлар һәм аерым башкаручылардан кала үзләренең иҗат номерларын Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының хореография коллективлары да күрсәтте. Алар татар, рус, башкорт, һинд һәм Кавказ, Идел буе халыклары биюләрен тәкъдим иттеләр.

Концерт "Весенние голоса" (03.03.18)

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының йөзек кашына әверелгән «Жемчужинки » күпмилләтле вокаль ансамбле тамашаччылар алдында яңача чыгыш ясады: ансамбльнең һәр катнашучысы соло номерын тәкъдим итте.

«Концерт дөрестән дә төрле күпмилләтле булды, — поделилась Фаниля Хабирова, — Андый төрлелек безгә залда утыручылар өчен бәйрәм рухын тудырырга ярдәм итте. Тамашачылар концерт өчен рәхмәт әйттеләр, барысының да озак кына балаларны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде».

Концерт "Весенние голоса" (03.03.18)

Бүгенге көндә вокал бүлегендә 3 яшьтән алып 16 яшькәчә булган берничә дистә бала белем ала. Алар өч группага бүленеп укый.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановның туган көненә багышлап җыр башкардылар
Далее: Казанда «Мирас» җыр һәм бию ансамбле концерты үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57