Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халыклар дуслыгы–тынычлыкның нигезе

Халыклар дуслыгы–тынычлыкның нигезе

admin 15.01.2015

(15 гыйнвар) Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Республикакүләм проект кысаларында “Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасы буенча  укытучылар өчен мәйданчык эшләде. Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдәрова, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.Ә.Сәлахова — бу чараның дәрәҗәле кунаклары иделәр.

IMG-3898-620x330

Мәйданчыкның эшчәнлеген “Сорнай” җыр һәм бию ансамбленең дәртле,  моңлы җырлары башлап җибәрде. Милли киемнәр кигән укучылар гимназия кунакларын төрле телләрдә сәламләп каршы алдылар һәм үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

“Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасын ачыклап,  рус теле һәм сәнгать дәресләренең фрагментлары, мари түгәрәгенең эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтелде, 10 нчы гимназиянең милли укыту һәм IMG_3732тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Л. Нәҗметдинованың, Акъегет урта мәктәбе директоры, татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Р.Саттарованың эш тәҗрибәләре тыңланылды.

Бәйрәмне  “Дуслык елгасы”  фестивале йомгаклады. Фестиваль кысаларында татар, рус, мари, чуваш, үзбәк һәм башка халыкларының телләрендә яңгыраган җырлар, шигырьләр һәм биюләр кунаклар күңелләренә хуш килде.

Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән әлеге чара  эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, кунаклар тарафыннан югары  бәяләнде.

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты Мәскәүдә Яһүдләр музеенда булды
Далее: “Идел буе халыклары мәдәнияты” Бөтенроссия фестивале Казанда узачак.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57