Хәтер һәм кайгы көнендә Россия Иҗтимагый палатасында «Пароль их «Родина» и лозунг их «Победа» күргәзмәсе ачылды. Аның оештыручылары — Россия һәм Татарстан Иҗтимагый палаталары, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты.
Экспозиция кысаларында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Баш сәяси идарәсе тарафыннан нәшер ителгән Бөек Ватан сугышы чорының 16 листовка үрнәге күрсәтелде. Бу листовкалар Советлар Союзы Геройлары турында һәм әлеге геройларның туган телләрендә: азәрбайҗан, әрмән, башкорт, грузин, казах, кыргыз, татар, рус һәм үзбәк. Биредә шулай ук илебезнең союз һәм автоном республикалар территориясендә әзерләнгән төрле телләрдәге плокатларны (тәрҗемә ителгән һәм оригиналь басмалар) күрергә мөмкин
«22 июнь көнне иртәнге дүрттә Бөек Ватан сугышы башланды. Ул безнең халык, совет халкы, һәм, минемчә, бөтен дөнья өчен дә XX гасырның төп сынавы һәм вакыйгасы булды. Без бүген Бөек Ватан сугышы башлануга, күпмилләтле совет халкыбызны уртак Ватаныбызны саклауга мобилизацияләүгә багышланган бик кызыклы проект ачабыз. Моннан тыш без бу мәсьәләне беренче тапкыр гына күрсәтмә агитация, плакатлар, пропаганда эше күзлегеннән түгел, ә беренче тапкыр безнең күпмилләтле булуыбызга, телләргә, Россия халыкларына басым ясап карыйбыз. Бу проект буенча бөтен эш әлеге факторны исәпкә алып алып барылды», — дип сөйләде милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы Комиссиясе рәисе Владимир Зорин.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева күргәзмәгә карата кызыксыну белдергән һәм аны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде, һәм, республика алга таба да мондый проектларны тормышка ашырырга әзер, дип ышандырды.
«Бу эшне бергәләп дәвам итәргә әзербез. Иң мөһиме, бу күргәзмә дөрестән дә бик әһәмиятле һәм кирәкле», — дип билгеләп үтте ул.
Проект авторы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов бу тема белән уйламаганда мавыгып китүен әйтте:
«Барысы да аукционнарда табылган татар телендәге ант тексты төшерелгән хәрби листовкадан башланды. Бу миндә зур кызыксыну уятты, алга таба бик күп материал тупланды».
Чарада Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев бар иде.
Күргәзмә ачылышыннан соң «Бөек Ватан сугышы башлану турында тарихи дөрселек һәм Бөек Җиңүгә ирешүдә басма продукция, күрсәтмә агитациянең роле» темасына түгәрәк өстәл узды.
«Безнең илебез — күпмилләтле, күпдинле, шуның белән ул көчле дә. Бу хакта истә тотуыбыз бик мөһим. Бүгенге күргәзмә бөек илебездә гомер итүче һәр халыкка хөрмәт күрсәтү билгесе. Минемчә, әлеге күргәзмә Россия Федерациясенең барлык субъектларында да күрсәтелергә тиеш, чөнки ул моңа лаек. Ул халкыбызның бердәмлеген исбатлаячак», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Комитеты Рәисе Айрат Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, төрле милләттән булган Советлар Союзы Геройлары турында сөйләүче СССР телләрендәге листовкалар күргәзмәсе алдарак Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ачылды. Аның ачылышы 9 май — Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге