Кукмарада Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мәңгелек геройлар» бәйрәм чарасы узды. Анда Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Парольләре – Ватан» дип исемләнгән Бөек Ватан сугышы чоры плакатлары һәм листовкалары күргәзмәсен тәкъдим итте.
Бәйрәм кунакларына фронтта сугышчыларга аларның туган телләрендә мөрәҗәгать итү ни дәрәҗәдә мөһим булганлыгы, илебез халыкларының туган телләрендә алып барылган эш сугыш рухын күтәрүдә һәм солдатларны батырлыкларга этәрүдә ничек булышканлыгы турында сөйләделәр.
Экспозиция белән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та танышты. Күргәзмәне караганнан соң район иҗат коллективлары катнашындагы бәйрәм концерты башланып китте
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге