Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чернобыль» Союзы — Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар Республика оешмасы әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. (ФОТО)
Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев та бар иде.
Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.
Юрий Камалтынов, «чернобыльчеләр» һәм « әфганчылар» — хөрмәткә лаек кешеләрнең аерым категориясе, дип билгеләп үтте:
«Алар башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен үз тормышларын һәм сәламәтлеген кызганмаган кешеләр».
Шулай ук ул бүләкләнүчеләргә сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Людмила Рыбакова Халыклар дуслыгы йортында очрашу очраклы түгеллеген билгеләп үтте:
«Халыклар дуслыгы йорты Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларны берләштерә. Бу авария дә (Ред. — 1986 елның 26 апрелендә Чернобыльдә булган авария) Советлар Союзы территориясендә яшәүче күп кенә халыкларны берләштерде, алар, нинди милләттән булуларына карамсатан, коткару эшләрендә катнашты».
Ул шулай ук бүләкләнүчеләрнең яшьләр һәм балалар белән эшләүләрен дәвам итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге