Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган күп милләтле бәйрәм концерты узды. Узган көннәрнең еройларын искә алуга багышланган мондый патриотик чаралар биредә ел саен үтә. Бу ел да искәрмә түгел. (ФОТО) (ВИДЕО)
«Җиңү безнең хәтерләрдә» дип аталган бәйрәм чарасы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты иҗади берләшмәләре тарафыннан әзерләнгән иде. Ветераннар, Ассамблея һәм Дуслык йорты җитәкчеләре, шулай ук ТР милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре чараның хөрмәтле кунаклары булдылар. Татарстан Республикасының халык артисты Илсур Сафин бәйрәм концертының махсус кунагы иде.
Сәламләү сүзе белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, шулай ук Күп милләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили чыгыш ясады.
«Без — җиңүләребезне, ә кайчак хаталарыбызны да дәвам итүчеләр. Үзебездән соң килүче буынны саклап калу өчен югалткан кешеләребезне һәрчак истә тотарга тиешбез. Якынлашып килүче Җиңү көне белән!» — дип котлады Шәрипов.
Әлеге бәйрәм чарасына әзерлек эшләрен искә алып, Майя Хухунашвили да котлау сүзләренә кушылды:
«Репетиция барышында — балалар шигырьләрне сөйләгәндә, җырларны башкарганда яки җыр текстларын беренче тапкыр укыганда — күпме күз яшьләре түгелгәнен күз алдыгызга да китермисез. Бу күп көч түгеп оештырылган чара. Ләкин ул күз яшьләре аша узды, чөнки балалар ата-бабаларының кичергән кайгыларын аңлап әзерләнделәр. Балаларга тыныч күк астында яшәргә насыйп булсын!» — дип теләде ул.
Кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән оешманың башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев котлады.
«Халыклар дуслыгы йорты — игелек һәм мәхәббәт үзәге, һәм без тынычлыкны һәм тотрыклылыкны сакларга тиеш», — диде ул.
Концерт программасында сугыш елларының танылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. «Баллада о матери», «Синий платочек», «Майский вальс» кебек һәркемгә таныш булган фронт җырлары башкарылды. Күп милләтле якшәмбе мәктәбе укучылары залда Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары сурәтләре белән «Үлемсез Полк» патриотик акциясе оештырдылар.
«Алтын» мәктәп-студиясе, «Сиони» грузин бию ансамбле, «Жемчужинки» күп милләтле вокаль ансамбле һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Күп милләтле якшәмбе мәктәбенең башка коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.
Концерт программасы ахырында чараның махсус кунагы Илсур Сафин сугыш елларының танылган композицияләрен башкарды. Бәйрәм традицион рәвештә тамашачылар белән бергә «Җиңү көне» җырын башкару белән тәмамланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге