Агымдагы елның 21нче апрель көнне Халыклар Дуслыгы йортында «Мәскәү егетләре» һәм Түбән Новгород өлкәсе «Бәйрәм» ансамбльләренең концерты булачак. Чара сәгать 15.00тә башлана.
«Мәскәү егетләре»н Рафек Вәлитов, Ринат Каюмов, Венер Хәйруллин, Флора Шамс, Аида Зарипова һәм Ландыш Минкина кебек танылган башкаручылар тәкъдим итәчәк.
Чарада шулай ук консультант, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов катнашачак. Алып баручы Ландыш Минкина була.
Чара «Мәскәү татарлары автономиясе» һәм «Татар мәдәни үзәге» ярдәме белән оештырылды.