Татарстан Республикасы тәүге тапкыр «Нарядная Россия» Бөтенроссия күргәзмә-дефилесында катнашып, реконструкцияләнгән Идел буе халыкларының бәйрәм костюм комплексларын тәкъдим итте. Чара Бөтенроссия милли бердәмлек форумы кысаларында Ханты-Мансийск шәһәрендә узды.
Күргәзмә-дефиле Россия халыкларының аутентик костюм комплексларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Татарстан анда Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан бу өлкәдә әйдәп баручы экспертлар белән бергә гамәлгә ашырыла торган уникаль проект кысаларында эшләнгән рус һәм татар костюм комплексларыннан торган коллекциянең бер өлешен тәкъдим итте.
Костюм комплекслары презентациясендә Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова, Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор, РФ Президенты Хакимиятенең милли сәясәт департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Сергей Бедкин, хакимият органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары, Россия Федерациясе субъектларының мәдәният һәм халык иҗаты йортлары вәкилләре, этномәдәни өлкәдә әйдәп баручы россия экспертлары, фәнни берләшмә һәм башкалар катнашты.
Евгений Ефимов, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары:
«Бөтен ил буенча экспертлар белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу гына түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә тарихи яктан дөрес һәм фәнни мәкаләләр һәм музей үрнәкләре белән расланган төрле халыкларның костюм комплексларының уникаль үрнәкләрен күрсәтү мөмкинлеге булган мәйданчыкларның булуы һәм популярлашуы куандыра. Кызганычка каршы, 20 гасыр халык мәдәниятен трансляцияләүгә үзенең мөһим төзәтмәләрен кертү сәбәпле, күпчелек үзешчән коллективлар, борынгы традицияләргә аерым игътибар бирмичә, ничек булдыралар, шулай кенә башладылар. Ә нәкъ менә иҗат коллективлары халык мәдәниятен массаларга таратучы булып тора да бит. Нәтиҗәдә, күбебез традицион халык киемнәренең нинди булырга тиеш булуын белми. Әлбәттә, әкренләп каталоглар, методик киңәшләр әзерләнә, аңлату эшләре алып барыла. Ләкин бер көн эчендә генә барысында төзәтеп булмый, гәрчә уңай динамика булса да. Бу безнең республикада аеруча сизелә, соңгы елларда хакимият һәм бизнес органнары тарафыннан иҗат коллективларына даими ярдәм күрсәтелә. Һәм без коллективларыбызның республика һәм башка чараларда үз мәдәниятләрен һәм традицияләрен тәкъдим итеп үзгәрүен күрәбез. Юл, әлбәттә, җиңел дә, тиз дә түгел, әмма без аны фәнни һәм этномәдәни җәмәгатьчелек белән бергә үтәргә тиешбез, шул исәптән «Нарядная России» күргәзмәсе һәм башка бик күп төрле мәйданчыкларны кулланып та».
Идел буе халыкларының аутентик костюм комплексларын реконструкцияләү проекты 2022 елдан башлап Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда Казанда проектның йомгаклау өлеше – әзер киемнәр презентациясе узачак. Анда рус һәм татар кием комплексларыннан тыш, башкорт, мари, мордва, чуаш һәм удмурт костюмнары да тәкъдим ителәчәк .
Проектның партнерлары булып ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге, А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге