Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтте

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Себер татарларының бию үзенчәлекләрен өйрәтте

admin 30.06.2023

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Себер татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырды. Әлеге чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе.

Себер татарларының фольклор бию үрнәкләренә багышланган «Аяк-уен» программасы биючеләрнең перформансыннан башланды. Әлеге программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылды, катнашучылар Себер татарларының халык авыз иҗаты, бию көйләре, милли кием үзенчәлекләре һәм бию уеннары белән танышты.

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: гитарада һәм бәрмә уен коралларында – Айдар Абдрәхимов, татар-башкорт кураенда һәм тальян-хромкада Ильяс Фәрхуллин уйнады. Алдагы чаралардан аермалы буларак бу кичтә вокалист, мультимузыкант – тальянда, думбрада, ятаганда уйнаучы Айдар Ниязов башкаруында Себер татарларының халык җырлары да яңгырады.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты биючесе Сәидә Миңнебаева әйтүенчә, Себер татарларының аяк уеннары бар.

«Без Казан татарлары кебек күмәкләшеп, сикереп түгел, төйтереп (тыпырдап) биибез», — диләр. Себер татарларының бию үзенчәлеге — тыпырдап бию. Төмән шәһәрендә «Пышный» дигән фольклор ансамбле бар, алар үзләре ясаган такталарда бииләр. Кая барсалар да, такталарын үзләре белән алалар», — диде ул.

Уеннар белән үрелеп баручы мастер-классның остазлары, профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты, педагог-балетмейстеры Фәнис Хәйруллин.

Бию дәресе кичәсенең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

«Хәрәкәттә — бәрәкәт» бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә оештыра. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Бию остаханәсе һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57