(16 апрель 2015) Татарстан – Россиянең аеруча көндәшлеккә сәләтле төбәкләренең берсе. Моның шулай булуын Россия Хөкүмәте генә түгел, ә чит ил вәкилләре дә ассызыклый. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхесе исә чит ил вәкилләренә үзара хезмәттәшлекнең ышанычлы һәм нәтиҗәле булачагына гарантия бирә.
Бу аңлашыла да, чөнки Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чит илләр белән элемтәләрне җәелдерү, әлеге төбәкләрдә Татарстан товарларын таныту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Бу эшчәнлек аеруча мөһим юнәлешләрдән санала һәм, илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөрүгә карамастан, уңай нәтиҗәләргә китерә.
Мәсәлән, Татарстан лидерының бу атнада Әзербайҗанга кылган эшлекле сәфәрен генә алыйк. Алар Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты. Шунысын билгеләп үтү кирәк, Татарстан һәм Әзербайҗан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрнең тарихы шактый озын. Хәзерге вакытта ике арада сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия эшли, Әзербайҗанда Татарстан вәкиллеге булдырылган. Әле алай гына да түгел, Казан һәм Баку арасында турыдан-туры авиаочышлар оештырыла. Эшмәкәрлек тармагына килгәндә исә, бүгенге көндә Татарстанда Әзербайҗан инвестицияләре катнашында 25 предприятие эшли.
— Татарстан һәм Әзербайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне җәелдерү өчен бик зур мөмкинлекләр бар. Сәнәгать тармагы белән бәйле элемтәләрне ныгыту аеруча мөһим дип саныйм. Нефть һәм химия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасы җитештерү тармакларында да тәҗрибә уртаклашу кирәк. Хәзерге вакытта төп максат – бердәм көч белән сәүдә әйләнешен арттыру һәм аны тагын да киңәйтү, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай да, әлеге сәфәрнең иң мөһим өлеше – Гянджин машина заводында “КАМАЗ” машиналары җыю линиясен эшләтеп җибәрү булгандыр, мөгаен. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге яңа юнәлеш халыкны тотрыклы эш урыннары һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов, гомумән, “КАМАЗ”ның позицияләрен халыкара дәрәҗәдә ныгытуга аеруча зур игътибар бирә, чөнки әлеге завод йөк машиналары җитештерү буенча Россиядә беренче урынны тота. Бу эшчәнлек “КАМАЗ”ны үстерү һәм камилләштерүдә дә зур роль уйнаячак. Шунысын да исегезгә төшерәбез: күптән түгел Казанда уздырылган Россия-Индонезия форумында Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә дә “КАМАЗ” җитештерә башлау тәкъдиме белән чыккан иде.
intertat.ru