Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Хәзинә” милли сәнгать галереясы төнгә кадәр эшләячәк

“Хәзинә” милли сәнгать галереясы төнгә кадәр эшләячәк

admin 17.05.2016

(17 май, 2016 ел) “Хззинә” Милли сәнгать галереясы, “Музейда төн” акциясе кысаларында, 21 майда төнгә кадәр эшләргә планлаштыра.

“Хәзинә”гә килүчеләр өчен сәгать иртәнге 10 нан төнге 10 га кадәр экскурсияләр оештырылачак. Тамашачыларга 7 күргәзмә тәкъдим ителә. “Хәзинә” кунаклары Х.Якупов, И.Зарипов, Н.Фешин, Б.Урманче эшләрен, XX гасыр Татарстан рәссамнары иҗатын, бөек шагырь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан һәм рәссам Шамил Нигъмәтуллинның тууына 65 ел тулуга багышланаган күргәзмәләрне тамаша кыла алачак.

Шулай ук, сирәк очрый торган китаплар күргәзмәсе, Н.Фешинның “Портрет Вари Адоратской” янында истәлеккә фотосурәткә төшү, “Ивушка” хатын-кызлар хоры концерты, Ольга Левандна һәм Гүзәл Саттарова башкаруында мәхәббәт лирикасы һәм французча шансон, “Renaissance” камера оркестры башкаруында “Мәхәббәт тәкыясы” музыкаль программасы һ.б. мәдәни чаралар тәкъдим итү күздә тотыла.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57