Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Хохорскида Татар мәдәнияте елы игълан ителде

Хохорскида Татар мәдәнияте елы игълан ителде

admin 19.03.2015

(19 март 2015) Ел дәвамында татар халкының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган чаралар оештырылачак.

 Хохорскида (Иркутск өлкәсе, Бохан районы) Татар мәдәнияте елы игълан ителде. Аны тантаналы рәвештә ачу чарасы март аена билгеләнгән.

Ел дәвамында муниципаль берәмлек территориясендә татар халкының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган чаралар оештыру ниятләнә. “Дуслык” халык ансамбле һәм “Сандугач” балалар коллективы һәр авылда концерт программасы белән чыгыш ясарга планлаштыра.

Харатирген авылында милли ризыклар бәйрәме, Хохорскида декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, авыл китапханәләрендә тематик күргәзмәләр, ә мәктәпләрдә исә татар мәдәниятенә багышланган сыйныф сәгатьләре оештырылачак, диелә Бохан районы сайтында. Районда татар милләтеннән булган 152 еше гомер итүе билгеле.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57