(27 гыйнвар, 2016 ел) 27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командирының каберен саклый.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.
27 гыйнварда Россиянең Яһүд конгрессы Холокост фаҗигасенә багышлап, Мәскәүдә искә алу чаралары уздырачак. Шулай ук бу көнне Россиянең “Культура” телеканалында “Аллея Буниных” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта 26 гыйнвар көнне Мәскәү – Казан – Кишинев (Молдавия) шәһәрләре арасында видеокүпер аша үткәрелгән сөйләшүдә хәбәр ителде. Өч шәһәр арасында видеоэлемтәне “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы оештырды. Очрашуда Россиянең Яһүд конгрессы вәкилләре, тарихта Холокост темасын өйрәнүче галимнәр катнашты.
Мәскәү режиссеры Григорий Илугдин үзенең иҗатында геноцид темасына еш мөрәҗәгать итә. Яһүдләрне фашистлар җәзалавыннан яшереп калган милләт турында, концлагерьләрдә тоткыннарны коткарган солдатларның, медикларның исемнәрен, язмышларын ачарга тырышкан яңа документаль фильм да игътибарсыз калмас, дип өметләнә режиссер. “Аллея Буниных” фильмын башка илләрдә дә күрсәтергә ниятли.
“Галимнәр кешедә “түземлек” гены бар диләр. Ленинград блокадасын исән чыгарга халыкларга шул ген ярдәм иткәндер, мөгаен. Әмма “кабахәтлек” гены да була. Менә ул уянса – холокостка китерә. Кешелек мондый бәлагә тарымасын өчен бу хакта күбрәк язарга, сөйләргә, төшерергә кирәк”, – дип ассызыклый Григорий Илугдин.