26 гынвар көнне Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Холокоста корбаннары истәлеге көне һәм Аушвиц концлагеренең Совет армиясе гаскәрләре тарафыннан азат ителүенә 75 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк.
12:30 сәгатьтә Дуслык йортының дүртенче катында Мәскәү рәссам-графигы Лилия Ратнерның «Холокост» һәм «Пророки» дип исемләнгән күргәзмәсе ачсылачак.
13:00 сәгатьтә концертлар залында Ирландия язучысы Джон Бойн романы буенча эшләнгән «Мальчики» спектакле күсәтеләчәк.Режиссер — Татьяна Костырева. Роман нигезендә — Бруно исемле тугыз яшьлек немец малае торнмышы. Бруно гаиләсе белән Освенцимга күченеп килә һәм биредә нацистлык режимының бөтен куркынычын күрә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге