Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды

“Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды

admin 31.01.2018

(31 гыйнвар 2018) Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе darul-kutub.com “Тулы рус-татар сүзлеге” басмасын урнаштырды. Сүзлекне Габдрахман Кәрам һәм Солтан Рәхманкулов исемле авторлар төзегән, һәм аны 1920 елда Казанда нәшер иткәннәр.

Басма иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала.

Шунысы игътибарга лаек, “Тулы рус-татар сүзлеге” С.Рәхманкуловның 1911 елда дөнья күргән «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» сүзлеге басмасына өстәмә булып тора. Әлеге күләмле хезмәт (25000 сүз, 624 бит) шулкадәр популяр була ки, 1920 елда (С.Рәхманкулов вафат булганнан соң) тагын бер тапкыр өстәмәләр белән нәшер ителә. Солтан Рәхманкулов (1888-1916) татар лексикографиясе үсешенә зур өлеш кертә.

“Тулы рус-татар сүзлеге”ндә гарәп графикасы кулланыла, сүзлекнең кайбер мәкаләләрендә татар сүзләренең шактый тулы синонимик рәтләре китерелгән. Лексикографик кыйммәтеннән тыш, әлеге хезмәт татар һәм рус халыклары тормышы турында тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә. Аларда татар лексикографиясенең иң яхшы традицияләре салынган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты киләчәктә әлеге хезмәтне бастырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез: хәзер сүзлек һәм андагы мәгълүматлар белән барлык теләүчеләр

darul-kutub.com сайтында таныша һәм файдалана ала.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында Себер осталары фотокүргәзмәсе ачылды
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында шахмат турниры узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57