Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Хыяллар чынга аша

Хыяллар чынга аша

admin 11.02.2015

(11 февраль)  Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының “Оцнеба” (Хыял) грузин балалар бию ансамбле “Халык ансамбле” исеменә лаек булды.
«Оцнеба» моннан 16 ел элек хореограф Тея Пертаи җитәкчелегендә оешкан иде. Коллектив грузин балаларын гына түгел, Кавказ мәдәниятын үз иткән башка милләт вәкилләре балаларын да бергә туплады.

оцнеба3

Биюләр аша балаларда Кавказда яшәүче күпмилләтле халыкның теленә, мәдәниятына, сәнгатенә хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Ансамбль бик күп тапкырлар шәһәр, Республика, Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, фестивальләрдә лауреат, дипломант исемнәрен яулады.

оцнеба4Идел буе халыкларының мәдәниятын, милли төсмерләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүләре өчен коллектив Россия Президентының Идел буе Федераль округының тулы вәкаләтле вәкиле Дипломы белән бүләкләнде. “Оцнеба” Казанда узган Универсиада вакытында кунакларга төрле милләт вәкилләренең биюләрен күрсәтте.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57