Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә яңа фән укытылачак

Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә яңа фән укытылачак

admin 06.01.2022

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Россия республикалары дәүләт телләре» фәнен керттеләр.

«Татарстан Республикасы теле — татар теле» ата-аналар гаризасы буенча уку планының мәҗбүри өлешенә кертеләчәк. Ата-аналар «Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» яки «Туган тел» фәнен сайлый», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» фәне буенча үрнәк белем бирү программалары эшләнгән һәм федераль реестрга кертелгән. Моннан тыш, 1-9 сыйныфлар өчен бу фән буенча уку-методик комплекслар эшләнгән. Ә 1-4 сыйныфлар өчен уку-методик комплекслар федераль исемлеккә кертү өчен Россия Мәгариф министрлыгына юнәлдерелгән.

«Һәр гражданин туган телен өйрәнергә хокуклы, ә без шартлар тудырабыз. Ата-аналар балалары өчен тел сайлый, ә фән уку планында бар. Татар телен белмәгән балалар аны дәүләт теле буларак өйрәнә ала, бу рөхсәт ителә», — диде мәгариф һәм фән министры.

Узган ел Россия Мәгариф министрлыгы яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларын раслады. Алар 2022 елның 1 сентябрендә мәктәпләрдә гамәлгә куелачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57