Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

admin 23.11.2017

(23 ноябрь 2017) Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган “Таң атканда…” исемле күргәзмә киләчәктә Татар хатын-кызлары музееның нигезе булырга мөмкин.

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда яңа күргәзмә ачылу тантанасында катнашучылар шушы фикерне күтәрделәр. Бу хакта үзләренең чыгышларында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Институтның гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафыйкова әйтеп узды.

“Әлеге күргәзмә татар хатын кызларының тормышын күрсәткән музейның нигезе була алыр иде”, – диде Радик Салихов.

“Татар хатын-кызларының мондый музее була ала. Безнең бит Сөембикә кебек шәхесләр булган”, – диде татар хатын-кызлары хәрәкәтенә багышланган мәкаләләр авторы Лилия Габдрафыйкова.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева да үзенең сәламләү сүзендә бу темага тукталып: “Бу күргәзмәнең кайчан да булса музей нигезе була алачагы турындагы фикерләрне ишетү бик рәхәт. Бу ханымнарның язмышы музейдамы, башкачамы – мәңгеләштерелергә лаек”, – дип нәтиҗә ясады.

Мәгълүмат өчен: Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә Бөтенроссия мөслимәләр корылтае үткән һәм ул татар хатын-кызлары хәрәкәтендә зур урын алып торган әһәмиятле вакыйга булып татар тарихына кереп калган. Корылтайда хатын-кызларның сәяси һәм социаль тигезсезлеге мәсьәләләре күтәрелгән. Корылтайда катнашучылар хатын-кызларның сайлау хокукына, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта тигезлеккә омтылганнар.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан делегациясе Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнаша
Далее: Казанда «Татар кызы» һәм «Татар егете» шәһәркүләм бәйгесе җиңүчеләрен ачыклыйлар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57