Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • КМТТУда чит ил студентлары белән очрашу узды

КМТТУда чит ил студентлары белән очрашу узды

admin 08.05.2024

Чит ил гражданнары өчен Хокукый ярдәм көннәре кысаларында Казан милли тикшеренү технология университетында (КМТТУ) беренче курс студентлары белән очрашу узды. Чарада барлыгы 180гә якын кеше катнашты.

Катнашучылар арасында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Рафил Әхмәдуллин, «Юридик клиника» Татарстан Республикасы халкының мигрантларга һәм социаль якланмаган башка катламнарына хокукый ярдәм күрсәтү үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлия Балафендиева, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча миграция мәсьәләләре идарәсе хезмәткәре Игорь Резниченко булдылар.

Спикерлар чит ил студентларының социаль-мәдәни яктан яраклашуы, аларның Россия Конституциясен һәм законнарын үтәүләре (шулай ук, миграция хокук мөнәсәбәтләре, наркотик матдәләрнең (чараларның) законсыз әйләнеше өлкәсендә), коррупциягә, экстремизмга һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57