Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Кол Шәриф» мәчетендә мөселман киемнәре модасын күрсәтү дефилесы узды

«Кол Шәриф» мәчетендә мөселман киемнәре модасын күрсәтү дефилесы узды

admin 05.11.2015

(5 ноябрь, 2015 ел) Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда «Сәнгатьләр төне» кысаларында Казанның яшьдизайнерларының эксклюзив коллекциясеннән мөселман киемнәре дефилесы узды.

Татарстанның иң зур мәчетендә халыкара аренада танылган профессионаллар, шулай ук Казан уку йортлары студентлары үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында 2 коллекция булдырган Флора Ларина аерылып торды. «Мин мөселман кызлары өчен кием-салым тегә башладым, үз студиям бар иде. Әмма шулай килеп чыкты ки, мин аларны бар кызлар өчен дә әзерләдем. Башка дин вәкилләре дә озын күлмәк кия, бу бик матур һәм ихтыяҗ да зур иде», — диде ул.

Шулай ук яшь дизайнерлар да үз коллекцияләрен тәкъдим иттеләр.

Бу чараны үткәрүче Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева кунакларга милли бизәкләрнең татар киемнәре төсләре үзенчәлекләре турында сөйләде. «Караңгы төсләрдәге хидҗаб кию татарларны борчуга сала, чөнки татарлар беркайчан да караңгы төсләр кимәгән. Безнең традицияләр башка. Татарлар һәрвакыт ачык төсләрдәге киемнәр кигән — милли киемнәрнең үзенчәлеге шундый», — диде ул.

Мәгълүмат http://matbugat.ru/ сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57