Арча районының Колачы авылында «Арча читекләре» этнофестивален уздырдылар. Ул милли аяк киемен җитештерү һөнәренә багышланган. Фестиваль кунаклары татар халкының традицияләре белән таныша алды. Арчаның фольклор, вокал һәм бию коллективлары төрле милләтләрнең мәдәниятын чагылдыручы концерт программасын тәкъдим иттеләр.
Фестиваль кунакларын Татарстан халыклары Ассамблеясе Берлеге Башкарма комитеты башлыгы Ренат Вәлиуллин сәләмләде. Ул милли традиция һәм мәдәниятне саклау кирәклегенә басым ясады.
Милли традицияләр яшь буынны тәрбияләү һәм үзаңны саклауда алыштыргысыз нигез булып тора.
Арча читекләре тарихы нәкъ менә Колачы авылыннан башланып китә. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Колачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.
Фестиваль кысаларында милли уеннар , конкурслар, һәм читек җитештерү буенча мастер класлар уткәрделәр. Биредә шулай ук әлеге милли аяк киеме тарихына кагылышлы музей экспозициясе оештырылды. Кунаклар борынгы һөнәр үзенчәлекләре белән танышудан тыш самоварда кайнаган мәтрүшкәле чәй эчеп һәм тәм тәмле коймаклардан да авыз иттеләр.
«Арча читекләре» фестивале милли традицияләрне торгызып , аларны буыннан буынга тапшыруның ачык мисалы. Ул милли һөнәрләрнең әһәмиятен һәм бай мирасын яңадан торгызырга ярдәм итә.
ТХДЙ мәгълүмат үзәге