(17 июль 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе – Ассамблея Советы рәисе урынбасары Константин Яковлев туган көнен бәйрәм итә.
Хөрмәтле Константин Геннадий улы!
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының бердәм коллективы сезне туган көнегез белән котлый!
Төрле дәүләти һәм иҗтимагый өлкәдәге күпьеллык хезмәтегез Сезнең талантлы шәхес һәм гадел җитәкче булуыгызны раслады.
Сез мәдәният һәм милләтара татулыкны саклауга зур өлеш кертәсез, ә исемегез актив тормыш позициясе, кешеләргә карата игелек, сайлаган эшкә тугрылык һәм инициатива белән бәйле.
Уңыш һәм илһам тугры юлдашыгыз булуын телибез. Тормыш юлыгызда һәм хезмәтегездә яңа үрләр яуларга насыйп булсын.