Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Копенгагенда яңа мәчет төзелә

Копенгагенда яңа мәчет төзелә

admin 19.03.2015

(19 март 2015)  Дания башкаласы мөселманнарының яңа гыйбадәт кылу урыны пәйда булачак. Копенгаген муниципалитеты Дания Ислам җәмгыятенең шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә заманча мәчет һәм мәдәни үзәк төзелеше турындагы гаризасын хуплаган, дип белдерә ТАСС.

Комлексның проектын Хенинг Ларсенның танылган архитектура студиясе эшли. Ул мөселманнар өчен  элеккеге кибеттә урнашкан намаз йорты белән мәгълүм. Дания Ислам җәмгыяте өч катлы бина төзергә тели, муниципалитет фикеренчә, бу «мәчет характеристикасына туры килә һәм төньяк, Копенгаген контекстына яраша».

Проект август аена әзер булачак. Башта аны экспертлар һәм шәһәр җитәкчеләре  раслаячак, аннары ул 2016 елның февралендә район гражданнары вәкилләре фикер алышуына җибәреләчәк.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57