(15 ноябрь 2019) Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов туган көнен бәйрәм итә.
Хөрмәтле Ирек Илдус улы!
Сезгә Татарстандагы милләтара татулыкны, тотрыклылыкны, халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытудагы, шулай ук Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләр белән эшләү тәҗрибәсен илебезнең башка төбәкләрендә дә популярлаштыру буенча хезмәтегез өчен рәмәтебезне белдерәбез.
Аеруча да Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең милли сәясәт стратегиясе белән бәйле мәсьәләләрне чишүгә керткән өлешегезне билгеләп үтәсебез килә.
Иҗтимагый эшегездә һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телибез!
Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын!
Татарстан халыклары Ассамблеясе җитәкчеләре һәм Дуслык йорты хезмәткәрләре