(15 ноябрь, 2015 ел) Бүген Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәриповның туган көне.
Хөрмәтле Ирек Илдус улы!
Чын йөрәктән сезне тәбрик итәбез!
Татарстанда гомуммилли ризалыкны, стабильлекне, халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгыту, шулай ук илнең башка төбәкләрендәге милли-мәдәни берләшмәләр белән эш итү буенча Татарстанның тәҗрибәсен популярлаштыру буенча алып барган хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.
Татарсан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли сораулары буенча Дәүләт Советы комитеты әгъзасы буларак милли сәясәт стратегияләрен тормышка ашыру белән бәйле булган сорауларны чишүгә керткән өлешегезне аерым билгеләп үтәсебез килә.
Сезгә җәмәгать эшендә һәм профессиональ эшчәнлегегездә уңышлар телибез!
Үзегезгә һәм туганнарыгызга сәламәтлек , бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!
Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчеләре һәм Татарстан халыклары Дуслык Йорты хезмәткәрләре