Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

admin 26.05.2016

(26 май, 2016 ел) Бүген Татарстан мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяковның туган көне.

Хөрмәтле Олег Александрович!

Туган көнегез уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз! Сезгә халыкара дуслыкны һәм тынычлыкны үстерү һәм ныгытудагы күпеллык хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең җитәкчелек астында булган милли-мәдәни автономиянең эшчәнлеген бәяләп бетергесез: сезнең хезмәтегезне халыкара дәрәҗәдә таныйлар.

Тырышлыкка, сабырлыкка һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгардай көчкә ия булуыгыз белән Сез күпләр өчен үрнәк булып торасыз. “Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе” республика иҗтимагый оешмасы рәисе буларак, Сезгә Татарстан халыклары Ассамблеясендәге уңышларыгызга өстәп шәхси бәхет һәм гаилә тынычлыгы да юлдаш булуын телибез! Сәламәтлек һәм озын гомер Сезгә!

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты җитәкчеләре

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57