Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Крутушка» XI Халыкара этник фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

«Крутушка» XI Халыкара этник фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

admin 12.07.2019

(12 июль 2019) 2019 елның 23-25 августында Крутушка бистәсенең (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы) «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә «Крутушка» XI Халыкара этник фестивале узачак.

29_n1515857_big

Бу атнада «Перформанс» һәм «Музыка» юнәлешләрендәге  «Заманча этник музыка», «Этнография» блоклары  буенча гаризалар кабул итү тәмамланды. Бүгенге  көнгә фестивальнең оештыру комитетына Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык гариза килгән. 1 августка кадәр «Мастер-класслар» һәм «Ярминкә» юнәлешләре буенча катнашучылар өчен теркәлү ачылды. Ике атнадан соң фестивальнең барлык кунаклары да билгеле булачак.

«Крутушка» фестивале — традицион мәдәниятнең күпкырлы дөньясы:  заманча этник музыка, Россия һәм дөнья халыкларының аутентик фольклоры, мастер-класслар, һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, күргәзмәләр, лекцияләр, балалар программалары, театр тамашалары, кинофильмнар һәм анимация презентацияләре.

Фестиваль кысаларында Россиянең танылган галимнәре: антропологлар, этнографлар, шулай ук Россия халыкларының традицион костюмы һәм ризыклары өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүчеләр катнашында «Хәзерге дөньяда традицион белемнәрне гамәли куллану» дигән мәдәни-белем бирү конференциясе узачак. Ул барлык тыңлаучылар категорияләре өчен дә ачык: фольклорчылар, педагоглар, студентлар, киң аудитория. Конференциянең төп темасы — традицион мәдәниятне хәзерге заман шартларына яраклаштыру һәм үстерү мәсьәләсе.

Быел фестивальнең рәсми fest.krutushka.ru сайтында беренче тапкыр төп вакыйгалар булган өч көннең онлайн трансляциясе оештырылачак.

Белешмә өчен: «Крутушка» XI Халыкара этник фестивале проектлары Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру»  дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар: Президент грантлары Фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәме белән Биектау муниципаль районының «Биектау»  социаль-икътисадый үсеш хәйрия фонды, «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Энто» иҗат берләшмәсе.

Элемтә өчен:

Фестиваль сайты: http://fest.krutushka.ru

Катнашучылар өчен мәгълүмат: http://fest.krutushka.ru/members.html

E-mail: info@krutushka.ru

Тел.: (843) 245-06-37, +79030621608

Программа директоры: Башкирова Динә Булат кызы

ТР Мәдәният минстрлыгы

Продолжить чтение

Назад: «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» VI Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул ителә
Далее: «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе игълан ителде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57