Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кукмарада сугыш геройларын борынгы җырлар белән искә алдылар

Кукмарада сугыш геройларын борынгы җырлар белән искә алдылар

admin 16.04.2025

Кукмара район мәдәният йортында «Фольклор. Җиңү кайтавазы» дип исемләнгән концерт узды.

Концерт,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, шулай ук Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәк тарафыннан оештырылды. Программаның режиссеры — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Сәлам» ансамбле җитәкчесе Лидия Алексеевна Ахметова.

«Фольклор. Җиңү кайтавазы» концерт программасы — үсеп килүче буын өчен музыкаль мирасны, шулай ук аның мөһим тарихи-мәдәни контекстын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль проект. Чара барышында тамашачылар Идел буе халыкларының буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләре, традицион уен кораллары, рекрутка озату йолалары белән таныштылар.

Концерт программасын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Ахметова, «Риваять» этно-төркеме, Халыкара һәм Россиякүләм конкурслар лауреаты Амелия Феофанова чыгышлары бизәде. Программаның алып баручысы — Руслан Габитов.

Яков Емельянов исемендэге культура узэге чараны оештыруда ярдэм иткэн Кукмара районы администрациясе башлыгы Сергей Димитриевка, район мэдэният хэм мэгариф булеге хезмэткэрлэренэ рэхмэтен белдерэ.

Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Мин татарча сөйләшәм» акциясе Камал театрының яңа бинасы янында узачак
Далее: Татарстан крәшеннәре Олы көн-Пасханы билгеләп үтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57