Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Культура» телеканалында Дуслык йортының яшь йолдызы катнашында тапшыру чыгачак

«Культура» телеканалында Дуслык йортының яшь йолдызы катнашында тапшыру чыгачак

admin 29.09.2021

(29 сентябрь 2021) «Сакарвело» грузин бию халык ансамбле солисткасы Хәмис Магомедова «Большие и маленьки» телепроектын төшерүдә катнашты. Тапшыру чыгарылышын 2 октябрьдә «Культура» телеканалында карарга мөмкин булачак.

Проект өчен махсус видеоролик-презентация төшерелде. Роликка Казанның истәлекле урыннары кадрлары, шулай ук кыз баланың биш яшеннән бирле шөгыльләнә торган Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты керде.

«Россия-Культура» телеканалының «Большие и маленькие» проектының яңа сезоны — бию ярышы. Иң кызыгы, анда җиңүчеләр дә һәм җиңелүчеләр дә юк. Бу юлы проектта катнашырга илнең барлык төбәкләреннән 400 гә якын коллектив теләк белдергән. Катнашучылар 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге биючеләр. Хәмис Магомедова катнашындагы чыгарылыш 2 октябрьдә 15:30 сәгатьтә «Культура» телеканалында эфирга чыгачак.

Катнашучылар саны арту программалар саны күбәюгә китергән: узган ел тамашачылар проектның 6 чыгарылышын күргән булсалар, бу юлы алар 8 булачак. Номинацияләр элеккечә: классик, халык һәм заманча бию.

Конкурсның географиясе илнең барлык төбәкләрен колачлый: тапшыру төшерүдә катнашу өчен Архангельск, Волгоград, Иваново һәм Свердловск өлкәләреннән, Дагыстан Республикасыннан, Ямал-Ненец автоном округы, Бурятия Республикасы, Саха (Якутия) Республикасыннан балалар һәм аларның укытучылары килде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57