Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Татарстанның мәдәни мозаикасы” III милләтара яшьләр фестивале старт алды

“Татарстанның мәдәни мозаикасы” III милләтара яшьләр фестивале старт алды

admin 04.05.2016

(4 май, 2016 ел) 2016 елның 5 маеннан 8 маена кадәр “Регина” күңел ачу комплексында (Казан, Петровский бистәсе) «Татарстанның мәдәни мозаикасы» (“Культурная мозаика Татарстана”) III милләтара яшьләр фестивале узачак. Әлеге чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы булышлыгы белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра.

“Культурная мозаика Татарстана” фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятларын саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә.

Фестивальдә, гадәттәгечә, милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 200ләп вәкил, чит ил студентлары, шулай ук республикабызда этно-мәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнашачак.

5 май көнне 8:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Культурная мозаики Татарстана 2016” фестивале катнашучыларын теркәү башлана.

6 май көнне фестиваль кысаларында “Регина” комплексында 13:00 сәгатьтә “Дөге бәйрәме” (“Праздник Риса”) узачак. Әлеге чарада төрле милләт яшьләре составына дөге кергән милли аш-су әзерләячәк.

7 май көнне 9:00 сәгатьтә М. Горький исемендәге үзәк күңел ачу һәм ял паркында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы инициативасы белән Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы үтәчәк, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында төрле телләрдә шигырьләр сөйләнәчәк. Соңыннан катнашучылар флешмоб оештырачак һәм “Победа” сүзенә тезеләчәк.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгьлүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57