Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Күпмилләтле Казан — Балалар» конкурсында якшәмбе мәктәбенең чуаш бүлеге укучысы җиңде

«Күпмилләтле Казан — Балалар» конкурсында якшәмбе мәктәбенең чуаш бүлеге укучысы җиңде

admin 13.12.2018

(13 декабрь 2018) Башкалабызда «Күпмилләтле Казан — Балалар» беренче фестиваленең финалы узды. Конкурсның җиңүчесе итеп Күпмилләтле якшәмбе мәкәбенең чуаш бүлеге укучысы София Чаркина билгеләнде.

IMG-20181213-WA0004

София чуаш халкы мәдәнияте матурлыгын лаеклы тәкъдим итте. Ул чуаш телендә «Асамат кепере» — «Салават күпере» җырын башкарды. Профессиональ жюри аның чыгышын югары бәяләде һәм беренче урынга лаек дип тапты. Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр буенча бүлек җитәкчесе Илнур Шакиров Софиягә җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

IMG-20181213-WA0005

«Күпмилләтле Казан — Балалар» конкурсы «Мәдәниятләр меңъеллыгы» Халыкара фестивале кысаларында узды.

Фестивальдә катнашучылар дүрт номинациядә көч сынашты:

  • фольклор-этнографик йола композициясе (йола, уен);
  • вокал (халык җырын башкару);
  • хореография (халык биюе);
  • нәфис сүз (туган телдә сәнгатьле итеп әсәр уку).

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда «Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте
Далее: Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57