(6 декабрь 2019) Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Мәдәниятләр меңеллыгы» Халыкара милли гореф-гадәтләр фестивале кысаларында «Күпмилләтле Казан — Бию» фестивале узды.
Чарада Казан шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләр, мәдәни милли үзәкләр вәкилләре, үзешчән фольклор-этнографик коллективлар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең иҗат берләшмәләре катнашты. Сайлап алу турында 50дән артык номер каралды, финалда 21 коллектив чыгыш ясады.
Фестивальдә катнашучыларны Татарастан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров сәламләде.
«Казан — дуслык, тынычлык һәм татулык шәһәре!», — дип сөйләде Илнур Шакиров һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестивальнең финал өлешендә татар, рус, керәшен, мари, чуаш, удмурт, әзербайҗан, таджик, бурят, белорус, грузин, дагыстан, кыргыз, немец, гарәп, һинд, корея халкы вәкилләре үз биюләрен күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Фестивальнең оештырылучылары: Казан шәһәре Мэриясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты. Ел саен әлеге фестиваль Казан шәһәре территориясендә гомер итүче төрле этник төркемнәрнең карашларына, фкерләренә, рухи һәм эстетик кыйммәтләренә хөрмәт уяту, дөнья халыкларының бию мәдәниятен һәм мирасын өйрәнү, саклау һәм ныгыту максаты белән үткәрелә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге